"Демография" милли проектын тормышка ашыру

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

15 июнь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар белән «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары турында»дистанцион мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Мәгълүмати-аңлату сәгате барышында балалар туганда законнарда каралган түләүләр, социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында мәгълүмат бирелде. Катнашучылар алынган мәгълүматны актив тикшерделәр, барлык бирелгән сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

Лениногорск районында «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International