ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. 11 гыйнвардан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининглар үтү өчен федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта йөртү яңадан башланды.

Лениногорск Дәүләт статистика бүлеге хәбәр иткәнчә, августтп авыл хуҗалыгы микро исәпкә алу үткәрелә.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казан шәһәрендә туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 100дән артык мәдәни һәм белем бирү чаралары уздыру планлаштырыла. Алар арасында концертлар, конкурслар, фестивальләр, экскурсияләр һәм башка бик күп чаралар бар. Шуларның берсе - «Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 15 июлендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә, боз яварга мөмкин.

«Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик - педагогик ярдәм үзәге белгечләре 8 нче ТОС белән берлектә балалар һәм яшьләр өчен чара үткәрелде.  Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Патриотлык хисе тәрбияләү һәм тыл хезмәтчәннәренең героик үткәне турында хәтерне саклау максатыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре, волонтерлар белән бергә, сугыш ветераннары янына бардылар.

2021 нче елның 13 нче июлендә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова «Сәламәт гаилә серләре» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде. Чараның максаты-балаларда гигиена процедураларын, физик күнегүләрне һәм көн режимын үтәүнең әһәмиятен һәм кирәклеген аңлау һәм ныгыту. 


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Җәен балаларның иминлеген тәэмин итү-ата-аналарның бурычы. Җәйге каникуллар вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышу бик мөһим.

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Шәһәр һәм район халкыннан 4 мөрәҗәгать каралды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 14 июлендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International