Җәен балаларның иминлеген тәэмин итү-ата-аналарның бурычы. Җәйге каникуллар вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышу бик мөһим.
Янгын теләсә кайсы урында һәм теләсә кайсы вакытта килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә аңа әзерлекле булырга кирәк. Иң мөһиме, шуны истә тотарга кирәк — шырпы һәм зажигалка хуҗалык эшләре өчен хезмәт итә, әмма уен өчен түгел. Хәтта кечкенә генә очкын да теләсә кайсы урында, хәтта урамда зур бәлагә китерергә мөмкин. Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгытыгыз: шырпы белән уйнамагыз, учаклар якмагыз.
Янгын вакытында, карават астында яисә шкафта да яшеренергә ярамый! Янгын вакытында 01, 101, 112 шалтыратыгыз (үз адресыңны, телефоныңны, фамилияңне һәм нәрсә янганын сөйләргә).