Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Казан шәһәрендә туган телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән 100дән артык мәдәни һәм белем бирү чаралары уздыру планлаштырыла. Алар арасында концертлар, конкурслар, фестивальләр, экскурсияләр һәм башка бик күп чаралар бар. Шуларның берсе - «Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы.
Әгәр сезнең арагызда әдәби иҗатта үзләрен күрсәтергә теләүчеләр булса, 31 июльгә кадәр гаризалар җибәрергә ашыгыгыз!
Нәтиҗәләр Казан шәһәре көнендә, 30 августта ясалачак. Җиңүчеләрне 30 мең сумнан алып 80 мең сумга кадәр призлар көтә.