«Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик - педагогик ярдәм үзәге белгечләре 8 нче ТОС белән берлектә балалар һәм яшьләр өчен чара үткәрелде. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Балалар белән конфликтны хәл итү белән бәйле төрле ситуацияләр уйналды. Дәресне уздырганда педагог-психологлар бердәмлек хисен формалаштыруга ярдәм иттеләр һәм төрле мисалларда бер-берсенә карата үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтне өйрәттеләр.