Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Шәһәр һәм район халкыннан 4 мөрәҗәгать каралды.

Мөрәҗәгать итүчеләр торак-көнкүреш шартларын яхшырту, бокс белән шөгыльләнү өчен бина бүлеп бирү мәсьәләләре буенча район башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр, «Витас» лабораториясе вәкилләре сәламәт яшәү рәвеше буенча конкрет тәкъдимнәр белән килделәр.

Барлык сораулар буенча да Лениногорск районы башлыгы аңлатмалар һәм вазыйфаи затларга тиешле йөкләмәләр бирде.

Исегезгә төшерәбез, Лениногорск муниципаль районы башлыгы шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән башлана. Алдан язылу 8 (85595) 5-06-52 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International