ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 20 августта Лениногорскида алмашынучан болытлы һава көтелә.
2021 елның коену сезоны башланганнан бирле су объектларында 59 кеше, шул исәптән Татарстан Республикасының 29 муниципаль берәмлегендә 5 бала үлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республиканың 13 муниципаль берәмлегендә һәлак булучылар саны арткан.
2021 елның 18 августында Лениногорскида «Шәһәр көне» нә багышланган искиткеч бәйрәм узды. Бу көнне «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр тарихы, истәлекле урыннар, Лениногорск турында шигырьләр һәм изге теләкләр язылган буклетлар тараттылар.
Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 45 яшьлек лениногорскилы хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, үзен алдауларын әйтә.
Кичә «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Икебана – гадилектә сәнгать» дигән темага дәрес уздырылган.
18 август-яраткан шәһәребезнең туган көне. Бу көнне Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре берничә бәйрәм чарасы әзерләделәр һәм үткәрделәр. Авыл китапханәләрендә "Лениногорск-туган калам"," Туган җирем - Лениногорск"," Әдәби Лениногорск", "Яраткан шәһәрем минем!" кебек чаралар үтте.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Закирова 4 нче социаль участокта яшәүче балигъ булмаганнар белән очрашу оештырган.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2021 елның 18-23 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәгеләр көтелә: тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава, максималь һава температурасы +37 градуска кадәр..+39 градус.
16 августтан шәһәребезнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре оештырган ишегалды бәйрәмнәре старт алды. Быел алар туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. Шуңа да бәйрәмдә шәһәребездә яшәүче төрле халыкларның җырлары һәм шигырьләре яңгырый. Ә иң кыюлары һәм активлары иҗади конкурсларда, спорт эстафеталарында, күңелле биюдә катнашалар.
Бүген Лениногорскига эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев килде. Ул Лениногорск шәһәренең 66 еллыгына багышланган тантаналы чараларда һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашты. Визит барышында аны Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова һәм Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова озатып йөрде.