"Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр көненә багышланган берничә чара уздырдылар

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 18 августында Лениногорскида «Шәһәр көне» нә багышланган искиткеч бәйрәм узды. Бу көнне «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлары шәһәр тарихы, истәлекле урыннар, Лениногорск турында шигырьләр һәм изге теләкләр язылган буклетлар тараттылар.

Акция барышында 200дән артык буклет таратылды. Лениногорск халкы зур кызыксыну белән буклетлар укыдылар, волонтерлар белән фотога төштеләр һәм акцияне үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International