Бүген Лениногорскига эш визиты белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев килде. Ул Лениногорск шәһәренең 66 еллыгына багышланган тантаналы чараларда һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашты. Визит барышында аны Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова һәм Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова озатып йөрде.
Бүген Лениногорск үзенең туган көнен билгеләп үтә һәм шул уңайдан шәһәрдә төрле чаралар узды.
Лениногорск хакимияте каршындагы мәйданчыкта Лениногорск рәссамнары, шулай ук Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студентлары Лениногорск шәһәре көненә багышланган үз эшләрен тәкъдим иттеләр.
«Балериннар» фонтанында лениногорскилылар өчен «шәһәр ритмнары»дигән бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Концертта шәһәр һәм район үзешчәннәре башкаруында бик күп җырлар яңгырады, бию коллективлары үзләренең дәртле номерлары белән сөендерде.
"Нефть монументы" янында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " хәйрия акциясе узды. Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова барлык лениногорскилыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Ул үзенең чыгышында укучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде һәм спонсорларга, депутатларга, предприятие җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә зур рәхмәт белдерде.
ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев шулай ук барлык лениногорскилыларны әлеге истәлекле дата белән котлады һәм бүләкләү тантанасын үткәрде.
Аннан соң булачак беренче сыйныф укучылары барлык лениногорскилылар өчен шигырьләр һәм җырлар башкардылар.
Визит ахырында Васил Шәйхразиев милли диаспораларның җитәкчеләре һәм коллективлары белән очрашты, анда алар үзләренең милли ашларын һәм иҗади номерларын күрсәттеләр.