16 августтан шәһәребезнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре оештырган ишегалды бәйрәмнәре старт алды. Быел алар туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. Шуңа да бәйрәмдә шәһәребездә яшәүче төрле халыкларның җырлары һәм шигырьләре яңгырый. Ә иң кыюлары һәм активлары иҗади конкурсларда, спорт эстафеталарында, күңелле биюдә катнашалар.
Грамоталар һәм бүләкләр ТОС микрорайоннарының иҗтимагый тормышына актив кушылучыларга тапшырыла. Чарада, кабул ителгәнчә, шәһәр хезмәтләре, депутатлар - шәһәрлеләрнең сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирергә һәрвакыт әзер.