Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 45 яшьлек лениногорскилы хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, үзен алдауларын әйтә.
Аның телефонына, янәсе, банк хезмәткәреннән шалтырату килгән. Шалтыратучы үзен банк хезмәткәре булуын раслар өчен хатын-кызга табель номеры әйтә һәм шәхесне раслау өчен тагын бер шалтырату булачагын әйтә.
Шуннан соң шалтыратучы хатын-кыздан кибеттә электроника сатып алдыгызмы дип сорый. Ханым аңа банк картасы белән бернинди операция дә эшләмәвен хәбәр итә. Моңа җавап итеп, теге мошенник: “Сезнең банк счетыннан акча алырга телиләр, моны булдырмас өчен шәһәр банк бүлекләрендә кредит рәсмиләштерергә кирәк”, - ди һәм акчаларны башка счетка, янәсе дә куркынычсыз счетка күчерергә киңәш итә.
Зыян күрүче ханым ышана һәм «банк хезмәткәре» әйткәннәрне эшли: 200 мең сумлык кредит рәсмиләштерә һәм кредит акчаларын аферистлар күрсәткән счетка күчерә. Соңыннан ханым мошенникларның корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте