Лениногорскида һәвәскәрләр лигасы уенчылары өчен теннис буенча турнир узды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

"Татнефть" ГАҖ һәм Лениногорск шәһәренең Теннис федерациясе ярдәме белән 28 августта Теннис Холл кортларында һәвәскәрләр лигасы уенчылары өчен турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасыннан 8 пар уенчы катнашты.

Турнир әйләнә системасы буенча үткәрелде. Очрашулар киеренке һәм мавыктыргыч булды, теннисчыларның уеннары катлаулы техник алымнар белән тулы иде һәм югары тизлек белән барды. 

Призлы урыннарны Казан шәһәре спортчылары яулады:

1 урынны Артур Агеева һәм Наилә Хәкимова (6/3) исәбе белән  яулады;

2 урынны Андрей Богданов һәм Алексей Барсков (7/5) яуладылар;

3 урын-Оскар Дәүлиев һәм Антон Селецкийда (6/4).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International