27 нче августта Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Лениногорск районындагы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган каһарманнар аллеясын, һәйкәлне төзекләндерүдә катнаштылар.
Себерке һәм чүпрәк белән коралланып, Бөек Ватан сугышы мемориалларында тәртип урнаштырдылар, шулай ук якын-тирә территорияләрне чүп-чардан һәм яфраклардан чистарттылар.