ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен җибәрү башланды. Салым белдерүләрен җибәрү этаплап 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр башкарыла. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Россия Цифра министрлыгы Университет Национальный технологической инициативы 2035» белән берлектә “Цифрага әзер” цифрлы компетенцияләрне үстерү һәм бәяләү буенча интенсив уздыра. Ул 2021 елның 20 октябреннән 20 декабренә кадәр узачак.


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2021 елның 27 октябрендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Роспотребнадзор искәртеп узганча, Россия Федерациясендә яңа коронавирус инфекциясеннән массакүләм түләүсез вакцинация уза. Хәзер гражданнар өчен Россия галимнәре тарафыннан эшләнгән дүрт вакцина бар.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 27 октябрендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру, юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Лениногорск районында "җәяүле"профилактик акциясе узачак.

Ана (гаилә) капиталына сертификат хуҗасы үз шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләре порталында ана капиталы яки аның калган күләме турында актуаль мәгълүмат соратып алырга мөмкин.


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

23 октябрь көнне Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча егетләр арасында традицион турниры булып узды. 3 нче номерлы мәктәп укучылары лаеклы чыгыш ясадылар.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 26 октябрендә көндез һәм кич белән көчле җил көтелә.

Шимбә көнне көндезге 14 сәгать 15 минутта 66 нчы янгынга каршы тору хезмәте бүлегенә, Тынычлык урамындагы 2 нче йорт ишегалдында автомобиль януы турында хәбәр килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International