Ана (гаилә) капиталына сертификат хуҗасы үз шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләре порталында ана капиталы яки аның калган күләме турында актуаль мәгълүмат соратып алырга мөмкин.
Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка кереп, «Хезмәтләр» бүлегендә «Хакимият органнары» категориясен сайларга, алга таба «ПФР»н сайларга кирәк. «ПФР» бүлегендә «Ана капиталына сертификат", «Электрон хезмәтләр" бүлегендә «Дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы булган затларның федераль регистрыннан өземтә бирү», «Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын бирү турында» һәм "Хезмәт алу" төймәсенә басарга. Шуннан соң система автомат рәвештә «Ана капиталының калган өлеше турында выписка» бүлегенә җибәрәчәк. Хезмәт күрсәтүне раслау өчен «выписка алырга» кирәк.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү актив режимда уза, ягъни Пенсия фондына ЗАГС органнарыннан баланың туу турында мәгълүмат алынганнан соң, сертификат автомат рәвештә (гаризасыз) әнигә рәсмиләштерелә һәм аның шәхси кабинетына дәүләт хезмәтләре порталында җибәрелә.