23 октябрь көнне Бөгелмәдә грек-рим көрәше буенча егетләр арасында традицион турниры булып узды. 3 нче номерлы мәктәп укучылары лаеклы чыгыш ясадылар.
Үз үлчәү категорияләрендә турнирда Вәлиәхмәтов Камил һәм Сәлахов Илназ җиңеп чыктылар. Икенче урынны Иванов Егор һәм Зубаровский Макар яуладылар. Турнирның өченче призерлары-Ялалов Радмир, Одуденко Матвей, Антонов Павел, Солтанов Данил, Лобанов Николай, Фәсхетдинов Әсхәт, Мәрданшин Илмир, Безруков Александр.
Турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын, шулай ук тренерлар Лущиков Руслан Сергеевичны, Майоров Владимир Алексеевич, Бадыкшанов Уела Сөләйман улын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!