Роспотребнадзор искәртеп узганча, Россия Федерациясендә яңа коронавирус инфекциясеннән массакүләм түләүсез вакцинация уза. Хәзер гражданнар өчен Россия галимнәре тарафыннан эшләнгән дүрт вакцина бар.
Вакцинацияне җәй көне үткәрү бик мөһим, чөнки традиция буенча ОРВИ, грипп һәм башка инфекцияләр белән авыручылар саны күпкә югарырак. Исегездә тотыгыз, вакцинация кирәк, чөнки вирус инфекцияләренең абсолют күпчелегеннән нәтиҗәле дарулар юк. COVID-19 бик катлаулы инфекция. Менә ни өчен инфекционистлар һәм эпидемиологлар бердәм: бары вакцинация генә эпидемияне тулысынча җиңәргә ярдәм итәчәк.
Прививкага ничек әзерләнергә, кайбер сорауларга җавп бирәбез.
1. Прививка ясатканнан соң температура күтәрелсә, баш авыртса - нишләргә?
- Бөтен кешедә дә мондый реакция булырга мөмкин түгел, тик ул бар икән — бу нормаль күренеш. Симптоматик терапия рөхсәт ителә-парацетамол кабул итәргә мөмкин. Әгәр температура артык югары икән, ибупрофен кабул итегез. Тулаем алганда, бу ике препарат та ялкынсынуга каршы һәм авыртуны баса торган эффектларга ия.
2. Хроник авырулар булган кешеләргә (хроник гастрит, ЖКТ башка авырулары, артериаль гипертония һ. б.) нәрсә эшләргә?
- Теләсә нинди хроник авырулары булган кешеләргә, беренче чиратта, прививка ясатырга кирәк, чөнки алар COVID-19 авыр өзлегүләренең югары риск төркемендә торалар, ләкин вакцинация алдыннан, һичшиксез, дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.
3. Борчылмас өчен вакцинация алдыннан тынычландыргыч препаратлар кабул итеп буламы?
-Әйе,була. Вакцинация көнендә иртәдән кан басымын контрольдә тотарга һәм, кирәк булса, дәвалаучы табиб билгеләгән гипотензив препаратларны кабул итәргә киңәш ителә.
4. Әгәр кеше аллергик булса, вакцинага реакция алу куркынычы бармы?
-Аллергик булсагыз, бу хакта табибка прививка ясатыр алдыннан хәбәр итегез. Табиб нинди вакцина белән прививка ясатырга киңәш итә, аларның составы төрле.
Исән-сау булыгыз!