Лениногорск районында 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Җәяүле»профилактик акциясе уза

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру, юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру максатыннан 25 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Лениногорск районында "җәяүле"профилактик акциясе узачак.

Җәяүле булу-бик җаваплы. Юлда куркынычсызлык җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә бәйле. Чөнки юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына кызыл утка яки тиешле булмаган урында урам аркылы чыгучы җәяүлеләр гаепле. Кайберәүләр хәтта бик мөһим нәрсә турында да оныта: әгәр юл аркылы чыгасың икән, як-ягыңа карарга кирәк.

Шуңа күрә машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә юл-транспорткуркынычсызлыгының төп кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Исегездә тотыгыз: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү юллардагы аварияләрне булдырмаска ярдәм итәчәк. Имин юллар телибез сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International