ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

17 декабрь көнне Түбән Кама политехника көллияте базасында студентларыөчен «Электротехника һәм электроника»дисциплинасы буенча республика олимпиадасы узды.

18 декабрь көнне Лениногорск шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Советлар Союзы Герое И.А. Заварыкин истәлегенә багышланган ачык беренчелек үтте.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Көчле кар яву һәм температура күтәрелү сәбәпле, сезне йорт түбәләреннән кар һәм боздан төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.

16 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече яшүсмерләргә социаль-патриотик тәрбия бирү буенча «Яшь патриот» дигән йомгаклау дәресе үткәрде. Әлеге технологиянең максаты-уңай кыйммәтләргә һәм сыйфатларга, югары рухилыкка, гражданлык позициясенә һәм патриотик аңга ия шәхес формалаштыру.

Бүген Татарстан Республикасында «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды. «Дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның  территориаль бүлекләре белгечләреннән 150дән артык мобиль патруль төркеме төзелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Аларга ылыслы үсентеләр күбрәк булган урман кишәрлекләрен көн саен тикшереп торырга туры киләчәк. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк».

21 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә юлларда томан көтелә. 

Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез.

Якташыбыз Минислам Нәгыймович Нәгыймовка 90 яшь тулды

Минислам ага 1931 елның 20 декабрендә Иске Шөгердә туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында, колхозда эшли. 1951 елда армия хезмәтенә китә.

Бүген, 20 декабрьдә Мәдәният сараена иң талантлы, яхшы билгеләргә укучы, төрле олимпиадаларда җиңү яулаган, укуда һәм спортта уңышларга ирешкән балалар җыелды.

2021 елның 6 декабрендә 11.00 сәгатьтә Лениногорскида хоккей матчы узачак.

"Лениногорск шәһәренең Хоккей ветераннары" һәм «Лениногорск районының авыл яшьләре»командалары уйный.

Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгының традицион атналык планеркасында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге "1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Карина Магомедова бүләкләнде. Ул «Россиянең сәламәтлек укытучысы-2020 " XI Бөтенроссия конкурсының республика этабында лаеклы катнашып,  югары нәтиҗәгә ирешкән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International