17 декабрь көнне Түбән Кама политехника көллияте базасында студентларыөчен «Электротехника һәм электроника»дисциплинасы буенча республика олимпиадасы узды.
Олимпиадада 12 һөнәри белем бирү оешмасыннан 12 студент катнашты.
Олимпиада тест һәм практик биремнәрне хәл итү рәвешендә узды.
1 урында-Илья Исаев 95 балл белән, Лениногорск нефть техникумы студенты (җитәкчеләре-Гурьянов Алексей Анатольевич, Савенкова Лилия Тәфкил кызы). Котлыйбыз!
Республика олимпиадасын үткәрү кысаларында укытучылар өчен «урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларын электротехника дисциплиналарына өйрәтүдә цифрлы технологияләрне куллану»темасына семинар үткәрелде.