Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Көчле кар яву һәм температура күтәрелү сәбәпле, сезне йорт түбәләреннән кар һәм боздан төшү мөмкинлеге турында кисәтәбез.
Сак булыгыз, биналарга мөмкин кадәр якын килмәгез. Бинадан чыкканда кар массалары җыелуга, түбәләрдәге бозга игътибар итегез. Балалар куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк.
Йорт түбәсендә эленеп торган боз сөңгеләре һәм кар өемнәре булганда, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.