Лениногорскиның " Исток-Башлангыч» үзәгендә «Яшь патриот»технологиясе буенча дәрес узды

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

16 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече яшүсмерләргә социаль-патриотик тәрбия бирү буенча «Яшь патриот» дигән йомгаклау дәресе үткәрде. Әлеге технологиянең максаты-уңай кыйммәтләргә һәм сыйфатларга, югары рухилыкка, гражданлык позициясенә һәм патриотик аңга ия шәхес формалаштыру.

Әлеге технология кысаларында ел дәвамында музейлар, белем бирү учреждениеләре, хәрби комиссариат, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары белән эш алып барылды.Анкеталау, очрашулар, экскурсияләр, спорт чаралары, мәгълүмати – агарту эше һәм бу эш формалары балигъ булмаганнарның патриотизмын үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International