Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгының традицион атналык планеркасында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге "1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Карина Магомедова бүләкләнде. Ул «Россиянең сәламәтлек укытучысы-2020 " XI Бөтенроссия конкурсының республика этабында лаеклы катнашып, югары нәтиҗәгә ирешкән.
Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше полиция башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчинның район территориясендә оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкын уяу булырга һәм мошенникларның һәм телефон җинаятьчеләренең хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакыра.
Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз-02 яки 112 телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:
1. Яңа ел чараларына әзерлекне, Лениногорск районын бизәүне дәвам итәргә.
2. Аномаль кар яву сәбәпле, шәһәр һәм районда кар чистарту, территорияне җыештыру эшен башкарырга;
3. Лениногорск районында Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгы;
4. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, Яңа ел бәйрәмнәрен уздыруны контрольдә тотарга.
5. 60 яшьтән өлкәнрәк халыкны вакцинацияләүне дәвам имтәргә.