2021 елның 1 декабрендә салым түләүче физик затлар өчен законнарда билгеләнгән срок тәмамланды. 2 декабрьдән башлап салым түләмәгән гражданнар автомат рәвештә бурычлылар категориясенә күчте.
Бурычлар турында мәгълүматны сез Дәүләт хезмәтләре порталында, Россия Федераль салым хезмәте сайтында, КФҮ яки салым инспекциясендә «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында» тикшерергә мөмкин.
Бурычны берничә алым белән түләргә мөмкин:
-«Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» яки «салым һәм пошлиналарны түләү»онлайн-сервислары ярдәмендә;
-дәүләт хезмәтләре порталында «Салым бурычы»бүлегендә;
-"Салымнар ФЛ " мобиль кушымтасыннан файдаланып;
-банкоматларда һәм банк мобиль кушымталарында.
Мәҗбүри түләттерү чараларын кулланмас өчен һәм аларның тискәре нәтиҗәләрен булдырмау өчен, салым органнары якын арада милек салымнарын түләргә тәкъдим итә.