Бүген Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән атналык йомгаклау гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
Яңа ел чаралары уздырылган көннәрдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алдында урамнарда һәм җәмәгать урыннарында җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча җитди бурычлар тора. Бу көннәрдә эчке эшләр органнарының шәхси составы хезмәт итүнең көчәйтелгән вариантына күчерелде.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов ТР ЮХИДИ бүлегенә шәһәрне һәм районны кар көртләреннән чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә кушты. Бүлеккә шәһәр урамнарында кар чистартуга комачаулаучы барлык автотранспорт чаралары хуҗаларын табу йөкләнде.
Аннары предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, Яңа ел бәйрәмнәренә планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында сөйләделәр.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Амеров барлык халыкны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияне узарга чакырды. Һәр лениногорскилы бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк вакцинация пунктларына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук бүген Яңа ел бәйрәмнәре чорында сәламәтлек саклау оешмаларының эш графигы урнаштырылачак.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Яңа ел бәйрәмнәрендә башкарасы төп бурычларны билгеләде.
1. Хезмәт күрсәтүче оешмаларга 29 декабрьгә кадәр ишегалларында, шәһәр һәм район урамнарында кар чистартырга, шулай ук шәхси секторны чистартырга.
2. Хезмәт күрсәтүче оешмаларга шәһәрне кардан чистарту буенча район Башлыгына көн саен хәбәр итәргә.
3. Яңа ел чаралары вакытында янгынга каршы хәл буенча җаваплы хезмәтләрнең эшен көчәйтергә, өйләргә бару, белешмәлекләр тапшыру, автомат янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм башкалар;
4. 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ковидка каршы вакцинацияләү кирәклеге турында мәгълүмати-аңлату эшен көчәйтергә;
5. ТР Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә багышланган чараларны лаеклы дәрәҗәдә үткәрергә;
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов 2021 елда бердәм һәм нәтиҗәле эш алып барганнары өчен барлык структур бүлекчәләр, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.