Лениногорскида салютларны кайда җибәрергә була?

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Лениногорск шәһәре Башкарма комитетының «Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында»  карарын үтәү йөзеннән, Лениногорскида яңа ел салюты ачу өчен мәйданчык билгеләнде. Әлеге мәйданчык Тукай урамында, Чайковский һәм Гагарин урамнары арасында урнашкан.

Фейерверкларны мөстәкыйль сатып алганда эшләнмәләргә инструкция булуга игътибар итәргә кирәк. Фейерверкларны рәсми сату урыннарында гына сатып алыгыз.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, 20 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр Лениногорск районы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча надзор эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә,  янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар махсус режим шартларында арттырыла: физик затларга-2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга-15тән30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 30 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга-200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International