17 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр системаның барлык китапханәләрендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узды.
«Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге белгече Анна Закирова 4 нче номерлы участокта яшәүче балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау темасына дискуссия элементлары белән мәгълүмат сәгате үткәрде. Максаты-кеше тормышындагы әхлакый законнар турында күзаллауны формалаштыру һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск районы территориясендә тилчә таралуга юл куймау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 27 гыйнварда 18 сәгатьтән 28 гыйнварга 18 сәгатькә кадәр Лениногорскида аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -13..-18˚. Көндез максималь һава температурасы -7..-11˚.
Юлларда бозлавык.
2022 елның 31 гыйнварыннан 04 февраленә кадәр, барлык дәрәҗәдәге депутатларны, шулай ук профильле ведомстволар вәкилләрен җәлеп итеп, социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы дистанцион режимда узачак.
Гражданнар алдан язылу буенча кабул ителә: 8(855595)5-16-11, 8 (855595) 5-16-11.
27 гыйнвар көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган хәтер сәгате үткәрделәр. Алар блокадада вакытында Ленинградта яшәгән Гәрәева Радия Ахун кызы янында булдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарына Россия Кораллы көчләрендә хезмәт иткән, урта (тулы) гомуми белеме булган һәм шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге буенча урта махсус һәм югары белемле, урта башлангыч составы булган яшьләрне Эчке эшләр органнарына чакыра.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә 31 яшьлек ир кеше мөрәҗәгать итә. Ул бер популяр сайтта кызыл уылдык сату турында белдерү күргәнен сөйли. Деликатесны алып, алга таба гамәлгә ашыру өчен сатып алырга теләгән. Сатучы белән элемтәгә кереп, түләү һәм илтеп тапшыру сроклары турында килешкән. Бернигә дә шикләнмичә, гариза бирүче «сатучы» счетына 100 мең сум күчергән. Әмма ул посылканы алмаган, ә сатучының телефоны башка җавап бирмәгән.
2022 елның гыйнвар аенда кар күп яву сәбәпле, социаль челтәрләр аша кар чистарту һәм чыгару буенча күп кенә мөрәҗәгатьләр керде.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 27 гыйнварда: болытлы, төнлә, көндез урыны белән бераз кар яву көтелә.