Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск районы территориясендә тилчә таралуга юл куймау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Лениногорск ветеринария берләшмәсе башлыгы Рашат Әхмәтов, Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
«Тилчә авыруының таралу куркынычы турында» беренче мәсьәлә буенча Илдар Ногманов хәбәр итте.
«Казахстан республикасында һәм РФнең аерым төбәкләрендә тилчә авыруы чыганаклары барлыкка килү сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясенә әлеге вирус керү куркынычы туа. Тилчә - авыз куышлыгында лайлалы эрозияләр барлыкка килү белән характерлана торган кискен йогышлы авыру. Авыру Җир шарының барлык өлешләрендә, башлыча, авыл хуҗалыгы үсеш алган илләрдә очрый. Мөгезле эре терлекләр, шулай ук дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр инфекция чыганагы булып тора. Бигрәк тә яшь терлекләр каты авырый, алар арасында үлем очраклары да күп», - дип билгеләп үтте Илдар Ногманов.
Лениногорск районы территориясендә тилчәне булдырмау буенча күрелгән чаралар турында Рашат Әхмәтов сөйләде.
Лениногорск районы Башлыгы киңәшмә азагында җирлек башлыкларына һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә, шулай ук район массакүләм мәгълүмат чараларына район территориясендә тилчә таралу куркынычы турында халыкка аңлату эше алып барырга, авыл җирлеге, хуҗалык җитәкчеләренә үз территорияләрендә контроль алып барырга күрсәтмә бирде.