27 гыйнвар көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган хәтер сәгате үткәрделәр. Алар блокадада вакытында Ленинградта яшәгән Гәрәева Радия Ахун кызы янында булдылар.
Радия Ахуновна кызыклы әңгәмәче булып чыкты. Сугыш башланганда аңа нибары биш яшь була. «Бик салкын һәм ачлык хөкем сөрә иде. Әнигә 120-125 грамм икмәк бирәләр, ул туңган була, су юк. Көнгә бишәр тапкыр шәһәрне бомбага тоталар иде", - дип искә ала ул.
Рәхмәт сүзләрен аңа воллнтерлар җибәрде. Алар Анна ӘхмәтоваАхматоваһәм Владимир Высоцкийның сугыш турында шигырьләрен сөйләделәр.
Ахырдан Радия Ахуновна барысына да рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, тыныч күк йөзе теләде.