Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә 31 яшьлек ир кеше мөрәҗәгать итә. Ул бер популяр сайтта кызыл уылдык сату турында белдерү күргәнен сөйли. Деликатесны алып, алга таба гамәлгә ашыру өчен сатып алырга теләгән. Сатучы белән элемтәгә кереп, түләү һәм илтеп тапшыру сроклары турында килешкән. Бернигә дә шикләнмичә, гариза бирүче «сатучы» счетына 100 мең сум күчергән. Әмма ул посылканы алмаган, ә сатучының телефоны башка җавап бирмәгән.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 ст.2 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге Интернет челтәре аша товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ биргәндә бик сак эш итәргә кирәк. таныш булмаган затларның инструкөияләрен үтәп, акча күчермәге.
Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02» яки «112»телефоннары аша хәбәр итегез.