Шәһәр урамнарыннан кар чистарту һәм чыгару

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның гыйнвар аенда кар күп яву сәбәпле,  социаль челтәрләр аша кар чистарту һәм чыгару буенча күп кенә мөрәҗәгатьләр керде.

Кар явып үткәннән соң, иң беренче чиратта, күп фатирлы йортларның керү төркемнәре һәм мөһим юллар чистартыла, аннары калганнары башка юлларны чистартуга керешәләр.

Гомуми файдаланудагы юлларда, иң беренче чиратта, җәмәгать транспорты тукталышлары, тротуарлар, социаль әһәмиятле объектларга керү юллары  чистартыла. 

2022 елның гыйнвар ае дәвамында мэриянең ММЧ белән эшләү бүлеге  социаль челтәрләр аша килгән һәм  кар чистарту буенча 100 дән артык шикаятьне теркәгән, шулай ук халык контроленә 80гә якын шикаять кергән.  Шулай ук халыктан күп санлы шалтыратулар район Башлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетының кабул итү бүлмәләренә дә килде.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәт күрсәтүче оешмаларга урамнарны кардан чистартуны аерым контрольдә тотарга кушты. Рәгать Хөсәенов беренче һәм икенче категорияле юллар гына түгел, ишегалды территорияләре, балалар мәйданчыклары һәм гомуми кулланылыштагы урыннар да тиешле хәлдә булырга тиеш, дип ассызыклады.я үз территорияләрен җыештыру сыйфатын контрольдә тотарга тиеш, дип билгеләп үтте.

Кышкы чорда 40 мең куб. м. дан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыру эшенә 30 берәмлек махсус техника һәм 77  эшчесе җәлеп ителгән, 200 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. 5 тоннадан артык ком тротуарларга, баскычлар һәм җәяүлеләр кичүенә сибелгән. Бүгенге көндә шәһәрдә кар чистарту һәм чыгару эше дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International