Республикабызның күп кенә гражданнары, фатир яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем алалар. Әмма мондый керемнәрдән салымнар түләргә кирәк. Мондый керемнәрне законлаштырырга мөмкин булган берничә вариант бар: алынган табышларын күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация тапшырырга, үзмәшгуль булырга яки шәхси эшмәкәр сыйфатында салым салуның патент яки гадиләштерелгән системасында теркәлергә.
2022 елның 1-3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.
1 апрельдә, җомга көнне, 2 апрельдә, шимбә көнне, кар, юеш кар рәвешендә, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге Эчке эшләр органнарына Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән, урта (тулы) гомуми белеме булган һәм шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге буенча урта полициядә хезмәт итәргә яраклы яшьләрне эчке эшләр органнарына чакыра.
2 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара балалар китабы көне алдыннан ДНР һәм ЛНР балалары өчен әдәбият җыю буенча «Китаплар – Донбасска» Бөтенроссия акциясе старт алды.
Кичә тыл хезмәтчәне Хәбибуллина Фәния Хәким кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул Чирмешән районының Лашман авылында туган. Сугыш вакытында мәктәптә укыган, анннан соң колхозга эшкә урнашкан.
7 апрель көнне 11.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Гагарин ур., 51 адресы буенча урнашкан Лениногорск мәшгульлек үзәгендә дәүләт сагында эшләргә теләүчеләр белән гарантияләнгән әңгәмә узачак.
"Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» МБУ белгече Диләрә Мортазина һәм үзәк волонтерлары: Тимошкин Никита, Елецкий Николай, Клинжев Артур хезмәт ветераны Салманов Илдус Галимҗан улына бардылар.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 31 мартта аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, томан булачак. Көндез юеш кар явачак, аерым районнарда бозлавык.
28 март көнне Үзәк китапханәдә үзәк китапханә системасы белгечләре һәм мәктәп китапханәчеләре өчен "Муниципаль һәм мәктәп китапханәләре: мәгълүмати киңлектә партнерлык" дигән темага ведомствоара семинар үтте.
Лениногорск районы «Исток Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Рәсимә Вахитова балигъ булмаган балалар өчен «Куркынычсыз юлларга “Әйе” дип әйтик» дигән акция оештырды.