Лениногорск районы «Исток Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Рәсимә Вахитова балигъ булмаган балалар өчен «Куркынычсыз юлларга “Әйе” дип әйтик» дигән акция оештырды.
Акциянең максаты: балигъ булмаган балаларда юлда хәрәкәт иткәндә мөстәкыйльлек һәм җаваплылык формалаштыру, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту, урамда һәм юл аша аша чыкканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү күнекмәләре булдыру.
Чара барышында катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, киемдә яктылыкны чагылдыручы элементларны куллануның кирәклеге һәм мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар юл йөрү кагыйдәләре үтәүгә карата үз фикерләрен белдерделәр.