Волонтерлар хезмәт ветеранына ярдәм иттеләр

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

"Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» МБУ белгече Диләрә Мортазина һәм үзәк волонтерлары: Тимошкин Никита, Елецкий Николай, Клинжев Артур хезмәт ветераны Салманов Илдус Галимҗан улына бардылар.

Балалар йорт яны территориясен кардан чистартуда булыштылар.

Илдус Галимҗан улы 1931 елда Лениногорск районының Карагай авылында туа. Әтисе авырый, әни колхозда эшли. Җиде яшеннән колхозда эшли башлый. Тормыш авыр булды һәм күп кичерергә туры килде, дип сөйли ул.  Соңрак Үзбәкстанга китә, анда юл участогында механик булып эшли. Кырык ел шунда яшәгән, аннан Лениногорскка әйләнеп кайткан.

Лениногорскида йорт төзи, Водоканалда эшли, ике кызы бар.

Илдус Галимҗановичка сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International