Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Кичә тыл хезмәтчәне Хәбибуллина Фәния Хәким кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул Чирмешән районының Лашман авылында туган. Сугыш вакытында мәктәптә укыган, анннан соң колхозга эшкә урнашкан.

1955 елда кияүгә чыга. 1967 елда ирен төзелеп килүче Лениногорск кошчылык фабрикасына эшкә күчерәләр, Хәбибуллиннар гаиләсе Лениногорскига күчеп килә.

Фәния Хәким кызы  кошчылык фабрикасына эшкә урнаша һәм шуннан лаеклы ялга китә.

2021 елның ноябрендә тормыш иптәше Хәбибуллин Әхәт Сәрвәртдин улы да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Алар сыйныфташлар, 65 елдан артык бергә гомер итәләр. 5 балалары, 9 оныгы һәм 12 оныкчыклары бар.

Әхәт Сәрвартдин улы кошчылык фабрикасында баш инженер булып эшли, күп еллар Лениногорск районының «Октябрьский» совхозын җитәкли.

Юбилей көнендә балалары, оныклары, оныкчыклары белән бәйрәм өстәле артына җыелдылар һәм юбилей датасын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.


Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярга сәламәтлек, озын гомер теләде һәм РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International