2 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара балалар китабы көне алдыннан ДНР һәм ЛНР балалары өчен әдәбият җыю буенча «Китаплар – Донбасска» Бөтенроссия акциясе старт алды.
Әлеге акциянең максаты - Донбасс балаларына гадәти рус телле мохиттә уку, үсү мөмкинлеген бирү.
Татарстан Республикасында китаплар җыю үзәкләштерелгән рәвештә башкарыла. Алар төрле жанрда, яхшы хәлдә, рус телендә булырга тиеш.
Сезне әлеге акциядә катнашырга чакырабыз. Ул 2012 елның 7 апреленә кадәр дәвам итәчәк, китапларны кабул итү урыны: Лениногорск шәһәре, Куйбышев урамы, 21 нче йорт, барлык сораулар буенча «"ЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә, телефон: 8 (85595) 5-16-11, 8 (85595) 5-25-89.