Бүген, 23 апрель көнне, Лениногорск районында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча язгы гомумрайон өмәсе үткәрелде.
Өмәдә администрация, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, авыл җирлекләре администрацияләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм педагогик коллективлар, предприятие, оешма хезмәткәрләре һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.
Һәр оешмага тиешле эш участогы беркетелде. Чистарту эшләре барышында өмәдә катнашучылар паркларны, скверларны, җәмәгать һәм административ биналар янындагы территорияләрне тәртипкә китерделәр, юл кырыйларын һәм тротуарларын чүп-чардан чистарттылар.
Юл буйларында, елга ярлары, оешмалар, мәгариф учреждениеләре һәм җәмәгать урыннары буйлап чүп-чар җыелды, агач үсентеләре утыртылды, паркларда һәм скверларда агач ботаклары киселде.
Район буенча, башлангыч мәгълүматларга караганда, 1200 кубометрдан артык чүп-чар һәм агач-куак калдыклары җыелган, 300ләп агач агартылган. 50дән артык махсус автотранспорт берәмлеге җәлеп ителде. Территорияләрне җыештыру эшендә 4500дән артык кеше катнашты.
Санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы дәвам итә.
Шәһәр һәм районны җыештыру чараларында катнашканнары өчен оешма, предприятие һәм хезмәтләр җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә, битараф булмаган кешеләргә зур рәхмәт белдерәбез.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, 25 апрельдән 27 апрельгә кадәр предприятие һәм оешмалар көче белән Лениногорск шәһәренең үзәк урамнарын юдырту эшләре башкарылачак.