19 апрель көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина «Манипуляция серләре. Алкоголь» программасы буенча дщрес узрырды. Әлеге программа алкогольле бәйлелектән җәфа чигүче хатын-кызларны реабилитацияләүгә, социаль ятимлекне профилактикалауга, гаиләдә баланы тәрбияләүнең өстенлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Дәрес дискуссия форматында узды. Башта катнашучылар алкоголь куллануның тискәре нәтиҗәләре турында лекция тыңладылар. Аннан соң хатын-кызлар тема буенча фикер алышуга кушылды һәм алкогольнең организмга зыяны һәм алкогольне генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең рухи халәте турында үз фикерләрен әйттеләр. Бу очракта гаилә әгъзалары, бигрәк тә балалар зыян күрә, дип билгеләп үтелде.