Бүген Мәдәният Сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.
Сәламләү сүзе белән Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул бәйрәмнең тарихына кагылды, нәтиҗәле уртак эш алып барулары һәм Лениногорск районы территориясендә җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләкләү тантанасын үткәрде. Алдынгы муниципаль хезмәткәрләрне район җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте, югары профессиональлек һәм вазыйфаи бурычларны үтәгәндә компетентлыгы өчен республика һәм район бүләкләре белән бүләкләде.
Шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы чарада катнашучылар өчен шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашында бәйрәм конерты әзерләнгән иде