ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 10 июнендә "Бәкер" шифаханәсендә 17 нче традицион Бәкер суы бәйрәме узды.

Бәкер суы бәйрәме уңаеннан санаторийга ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчелеге, Лениногорск районы администрациясе, ТР Профсоюзлар федерациясе санаторийлары вәкилләре килде. Алар өчен  таныштыру экскурсиясе оештырылды. Санаторий кунаклары «Бәкер» курорты тарихы белән таныштылар, «Бәкер» су җитештерү буенча мини-заводта, дәвалау-сәламәтләндерү базасында булдылар, яңа җиһазлар белән таныштылар.


12
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Бүген Лениногорскида милли бәйрәмебез-Сабан туен билгеләп үттеләр: концерт һәм уен мәйданчыклары, милли ишегаллары, сәүдә рәтләре эшләде.

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле якташлар!

Сезне иң мөһим дәүләт бәйрәме - Россия көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Быел Россия көнендә без тагын бер милли бәйрәмебез-Сабан туен билгеләп үтәбез. Ул язгы кыр эшләре тәмамаланганнан соң үткәрелә, безне туган тамырларыбызга һәм милли гореф-гадәтләргә кайтара, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итә торган бәйрәм.


11
июнь, 2022 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

12 июньдә иртән һәм көндез  Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.


10
июнь, 2022 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

11 июньдә иртән һәм көндез  Татарстан Республикасы территориясендә яшен һәм  көчле җил көтелә.

"Россия пенсионерлары берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасы «Минем төбәк объективта» фотографияләр конкурсын игълан итте:


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итә: РФ Административ хокук бозулар кодексына янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтә торган төзәтмәләр кертелде. 

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 10 июньдә алмашынучан болытлы һава торышы.Төнлә явым-төшемсез.

Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар булу турында хәбәр итүгә ризалык җибәрү дә җитә. Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.

8 июньдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Россия Федерациясенең барлык социаль хезмәткәрләре билгеләп үтте.

Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең иң яхшы социаль хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы 9 июньдә Н.М.Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International