2022 елның 10 июнендә "Бәкер" шифаханәсендә 17 нче традицион Бәкер суы бәйрәме узды.
Бәкер суы бәйрәме уңаеннан санаторийга ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчелеге, Лениногорск районы администрациясе, ТР Профсоюзлар федерациясе санаторийлары вәкилләре килде. Алар өчен таныштыру экскурсиясе оештырылды. Санаторий кунаклары «Бәкер» курорты тарихы белән таныштылар, «Бәкер» су җитештерү буенча мини-заводта, дәвалау-сәламәтләндерү базасында булдылар, яңа җиһазлар белән таныштылар.
Бәкер суы бәйрәме үзе бик мактаулы миссия белән башланып китте, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары В.Г. Карузин һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары С. В. Тимаков катнашында хезмәткәрләр һәм ял итүчеләр көче белән алмагач бакчасы утыртылды.