Лениногорскида милли бәйрәм-Сабан туен билгеләп үттеләр

2022 елның 12 июне, якшәмбе

Бүген Лениногорскида милли бәйрәмебез-Сабан туен билгеләп үттеләр: концерт һәм уен мәйданчыклары, милли ишегаллары, сәүдә рәтләре эшләде.

Бәйрәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Россия көненә багышланган «Кунакчыл Сабан туе берләштерә» театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Бәйрәмне ачу тантанасында Рәгать Хөсәенов Сабантуйның милли гореф-гадәтләрне саклауның ачык мисалы булуын, төрле яшьтәге, милләт кешеләрен берләштерүен, буыннарның рухи дәвамчанлыгын тәэмин итүен билгеләп үтте.

«Быел Сабантуй дәүләт бәйрәме Россия көне белән туры килде. Бу бәйрәмнәр безгә иң якты, онытылмас хисләр бүләк итсен! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!",- диде Рәгать Галиәгъзәмович.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин лениногорскилыларга сәламәтлек, иминлек теләде һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

Ул авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

Лениногорскилыларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисенең беренче урынбасары-Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Кемерово өлкәсе вәкилләре котлады. Сәламәтлек, бәйрәм кәефе теләделәр.

Сабантуйның рәсми өлеше Лениногорск районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгыларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Район башлыгы җитәкчеләргә, районның авыл хуҗалыгы алдынгыларына - механизаторларга, терлекчеләргә бүләкләр тапшырды. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗаларына саву аппаратларына сертификатлар тапшырды.

Бәйрәмдә "Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләрен иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү" конкурсына йомгак ясалды. Дипломнар һәм акчалата премияләр Кармалка, Куакбаш, Зеленая Роща авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылды.

Шуннан соң мәйданда спорт ярышлары һәм милли уеннар, ат чабышлары башланды, күп санлы тамашачылар татар токымлы атларда ярышты. Быел беренче тапкыр балалар өчен «Аударыш» ның күрсәтмә чыгышлары оештырылды.

Көрәшчеләр арасында шактый гына ярышлар уздырылды, иң яхшылары кискен көрәштә ачыкланды. Сабантуйның абсолют батыры булып Рөстәм Йосыпов калды. Аңа тәкә һәм акчалата сертификат тапшырылды.

Лениногорскилыларны Сабан туенда Татарстан Республикасының халык артисты Искәндәр Биктаһиров, Казан шәһәренең «Риваять» этно-төркеме һәм иҗат коллективлары, Лениногорск районының үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да үз чыгышлары белән куандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International