Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хәбәр итә

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итә: РФ Административ хокук бозулар кодексына янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтә торган төзәтмәләр кертелде. 

 Хәзер хокук бозучы гражданнарга - 5 000 сумнан 15 000 сумга кадәр, вазифаи затларга - 20 000 сумнан 30 000 сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы затларга-40 000 сумнан 60 000 сумга кадәр һәм юридик затларга-300 000 сумнан алып 400 000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. (РФ КоАП 20.4 ст.1 ө.).

Бу турыда тулырак:https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2094907.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International