8 июньдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Россия Федерациясенең барлык социаль хезмәткәрләре билгеләп үтте.
Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең иң яхшы социаль хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы 9 июньдә Н.М.Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбендә узды.
Катнашучыларны “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады.
18 социаль хезмәткәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Социаль яклау бүлеге һәм Лениногорск социаль учреждениеләре Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Социаль хезмәткәрләр өчен иң мөһим котлаулар - социаль хезмәт алучыларның игелекле сүзләре. Нәкъ менә аларның тормыш сыйфатын күтәрү өчен көн саен социаль эшләр буенча 140тан артык белгеч, социаль хезмәткәрләр, нянялар, санитаркалар һәм башка персонал Лениногорск социаль учреждениесенә эшкә чыга.600ләп кеше төрле формалардагы социаль ярдәм ала.
Бәйрәм белән социаль хезмәткәрләр!