Норматив база
«Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында» 01.04.2020 ел, № 69-ФЗ Федераль закон 28.06.2022 ел, № 226-ФЗ үзгәрешләр белән
Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 № ПУ-79 Указы нигезендә Татарстан Республикасында 2022 ел башыннан Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты булган акционер җәмгыятьләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру үткәрелә.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре "Солдатка посылка" дигән акция уздырганнар. Акциянең максаты-ил халкын берләштерү, Россия Кораллы көчләренең гамәлләренә ярдәм итү.
21 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында "Өйдәге үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре" дигән темага чара уздырганнар. Шөгыльнең максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ торышына йорт үсемлекләренең йогынтысы турында белемнәрне киңәйтү.
Көзге-кышкы чорда һава температурасының еш үзгәрүе су объектларында бозның калынлыгына тәэсир итә. Еш кына су объектлары кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Лениногорск балалар йортында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. 25 тән артык кеше, шул исәптән өлкәннәр дә, балалар йортында тәрбияләнүче балалар да төрле сынауларда көч сынаштылар.
«ЛОГОС» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларында «Лениногорск шәһәре юл - транспорт һәлакәте» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы З.М. Рахманова катнашында мәгълүмати – пропаганда акциясе узды.
2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 ел өчен милек салымы түләү вакыты тәмамлана. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы булаып санала.
Юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш очрагы – ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып бәрелешүләр.
Мондый аварияләрдә, кагыйдә буларак, кагыйдә бозучылар гына түгел, юл хәрәкәтенең башка катнашучылары да зыян күрә.
18 ноябрь-Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне. «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм үзәге" МБУ базасында әлеге датага багышланган чара узды.