«ЛОГОС» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне кысаларында «Лениногорск шәһәре юл - транспорт һәлакәте» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы З.М. Рахманова катнашында мәгълүмати – пропаганда акциясе узды.
Чараны уздырганда Зөлфия Мөдәрис кызы «Логос» үзәге хезмәткәрләре Ольга Ященко, Диләрә Мортазина һәм Ирина Седова белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтеп, төркемле дәрес оештырдылар. Зөлфия Мөдәрис кызы чыгышында шәхси куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә басым ясады.
Алга таба Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм «ТР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе»ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә акция үткәрелде. Акция барышында яшьләр юл хәрәкәте кагыйдәләре турында аңлатма белән буклетлар тараттылар.
Акциядә катнашучыларның барысына да нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез.