Салымнарны вакытында түләү - һәр салым түләүченең конституцион бурычы

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 ел өчен милек салымы түләү вакыты тәмамлана. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы булаып санала.

Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына конституциячел бурычларын үтәргә һәм милек салымнарын вакытында түләргә тәкъдим итә.

Шулай итеп, 2022 елның 2 декабреннән башлап, пенялар хисабына бурыч көн саен артачак.

Моннан тыш, суд приставлары тарафыннан мөлкәтне читләштерүне тыю башкарыла, ягъни гражданин үз автомобилен яки күчемсез милеген сата алмый, ә ачык исәп-хисап счетлары булганда, банк тарафыннан суд карары буенча акчаларны исәптән төшерү башкарыла. Шулай ук бурыч җыю эш бирүченең хезмәт хакыннан бурыч суммасын суд карары нигезендә тоту юлы белән башкарылырга мөмкин, бу үз чиратында коллегалары һәм җитәкчелеге арасында бурычлының абруена тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Шуңа күрә салымнарны вакытында түләргә кирәк, өстәвенә, салым хезмәте моның өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыра. Салым түләүчеләр белән үзара бәйләнешне гадиләштерү электрон хезмәтләр хисабына ирешелә. Аларның иң популярлары - Россия Федераль салым хезмәтенең шәхси кабинеты һәм «Налоги ФЛ»мобиль кушымтасы. Әлеге сервисларны кулланып, бурыч барлыгы турындагы мәгълүматны гына түгел, ә үзең өчен генә түгел, балигъ булмаган балаларың өчен дә онлайн режимда салым түләүне башкарырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International