Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Солдатка посылка" акциясе

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре  "Солдатка посылка" дигән акция уздырганнар. Акциянең максаты-ил халкын берләштерү, Россия Кораллы көчләренең гамәлләренә ярдәм итү.

Урмышлы авылының социаль хезмәткәрләре хезмәт күрсәтүче гражданнар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга посылкалар җыю һәм әзерләү акциясе үткәрделәр. Чарада катнашучылар үз куллары белән бәйләнгән җылы оекбашлар, шәхси гигиена чаралары,  күчтәнәчләрдән посылкалар җыйдылар һәм тупладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International