Лениногорск "Исток-Башлангыч" үзәгендә "Гарденотерапия" технологиясен тормышка ашыру

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

21 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында "Өйдәге үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре" дигән темага чара уздырганнар. Шөгыльнең максаты: өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ торышына йорт үсемлекләренең йогынтысы турында белемнәрне киңәйтү.

Өйдә социаль хезмәт алучылар, социаль хезмәткәрләр белән берлектә, технология кысаларында, өйдәге үсемлекләрнең дәвалау үзлекләрен өйрәнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International