ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 29 сентябрьдә Лениногорскида аязучан болытлы.
Урыны белән бераз яңгыр.

Бүген Лениногорскида мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының территориаль оешмалары рәисләре өчен семинар уза, Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 45тән артык катнашучы килде.

Барлык чаралар мәгариф идарәсенең актлар залында уза, семинар башланыр алдыннан чакырылган профсоюз әгъзалары күргәзмәне карадылар.

28 сентябрьдә китапханә эше ветераннары өчен дигән музыкаль-әдәби кичә уздырылды. Лениногорск ЦБС директоры Гөлнара Хәсәнова бу кичәдәге кунакларны җылы сәламләде һәм Өлкәннәр көне белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Халыкара Өлкәннәр көне алдыннан район Башлыгы Рәгать Хөсәенов район муниципаль хезмәте ветераннарын игелек һәм хөрмәт бәйрәме белән котлады.

❗ Гаризаны үзмәшгуль буларак керемнәр расланганнан соң бер тулы айдан да иртәрәк бирергә ярамый (ягъни керемнәр расланганнан соң икенче ай)

Лениногорск политехник көллиятенең 70 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында 2023 елның 27 сентябрендә «2023 елның сентябреннән мәктәпләрнең дәрестән тыш эшчәнлегенә кертелгән «Россия - минем горизонтларым» һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне үстерү" актуаль темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Республика Рәисенең йөкләмәсе буенча Татарстанда эшкуарлык климатын яхшырту буенча план эшләнә. Бизнес ихтыяҗларын ачыклау һәм план чараларын формалаштыру өчен бизнесның кире элемтәсе нигезендә ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләрен өйрәнү өчен сораштыру үткәрә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары-Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова белдерде.

Әгәр исерек кешенең руль артына утыруын күрсәгез, аны туктатырга тырышыгыз. Ул сезне тыңламаса, ЮХИДИгә хәбәр итегез. Бу - сезнең гражданлык бурычыгыз.

27 сентябрьдә Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Татар халкының энҗесе»татар мәдәниятенә багышланган бәйрәме булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International